Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Әфганчылары 22 нче спорт бәйрәмен үткәрде

Зур Күккүз авылы егете, укытучы Рифат Камалов ерак 1993 елда мәктәп директоры Нурхәт Хәбибуллин белән уртак тел табып, үз приз-бүләкләренә Совет чикләнгән хәрби контингентын Әфганстаннан чыгару көннәренә туры китереп, авыл наратлыгында мәктәп балалары арасында беренче биатлон ярышы үткәрде. Аннан бу ярыш районкүләм дәрәҗәгә кадәр үсте, аларда егермеләп мәктәп, авыл командалары...

Зур Күккүз авылы егете, укытучы Рифат Камалов ерак 1993 елда мәктәп директоры Нурхәт Хәбибуллин белән уртак тел табып, үз приз-бүләкләренә Совет чикләнгән хәрби контингентын Әфганстаннан чыгару көннәренә туры китереп, авыл наратлыгында мәктәп балалары арасында беренче биатлон ярышы үткәрде. Аннан бу ярыш районкүләм дәрәҗәгә кадәр үсте, аларда егермеләп мәктәп, авыл командалары катнашу гадәти хәлгә әверелде. Быел да традициягә тугры калып, әфганчылар һәм спорт сөючеләр Зур Күккүзгә җыелды. 14 февральдә укытучы Рифат Камалов дуслары ярдәме белән Үләмә ярында 22 нче биатлон ярышы оештыруга иреште. Зур Күккүздә бәйрәм рухы ераклардан балкып торды, авылның олысы-кечесе спорт бәйрәме карарга агылды.

- Минем башлангычка кушылган, теләктәшлек белдергән, ярдәм иткән әфганчы дусларым Рамил Гайнуллин, Алмаз Баязов, Илдар Әскаров, Камил Ибраһимов, Илфар Зәйнуллин, Фаил Курамшинга авылдашларыма, мине олылап килгән һәркемгә зур рәхмәт, - диде Рифат Камалов дулкынланып.

Ярышның хөкемдарлары - Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов, инстуктор-методист Рөстәм Бикмөхәммәтов километр ярымлык озынлыктагы томан баскан дистанциядә ярышларны быел эстафета рәвешендә үткәрделәр. Хәер, ярыш кызуы белән томан бик тиз таралды бу көнне. Чаңгы юлы һәм пневматик мылтыктан ату урынын Зур Күккүз мәктәбе физкультура укытучысы, ДЮСШ тренеры Фирдүс Гайнетдинов бөтен шартын туры китереп алдан әзерләнгән иде. Эстафетада 2 егет һәм бер кыз катнашты. Пневматик винтовкадан ятып һәм баскан килеш ату ысулы кулланылды. Пуля мишеньгә тимәгән очракта, чаңгычы 50 метрлы штраф түгәрәге буенча өстәмә йөгерде.

Зур Күккүз мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Илфат Гайфуллин, Фирүзә Яруллина һәм Раил Гайнетдиновның районкүләм ярышларда да күп тапкырлар лидерлар булуын искәртеп үтик. Икенче урын ДЮСШ командасында - Алексей Антонов, Эльвира Сөнгатуллина һәм Фәнил Зарипов (өчесе дә Зур Күккүздән). Аграр көллият командасы - Ленар Вафин, Лилия Хәйруллина белән Рөстәм Камалетдинов - финиш сызыгын өченче булып үтте. Табар Черкене һәм Кече Болгаер мәктәбе командалары да бик матур күрсәткечләргә иреште. Барлык җиңүчеләргә дә әфганчылар әзерләгән бүләкләр һәм кубок-медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев