Район газ хезмәте үз абонентларына мөһим хәбәр җиткерә
Ел ахыры якынлаша. Шуңа күрә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында һәм тулысынча башкаруны онытмыйк. Чөнки яңа елдан коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүләрнең бәясе артуы ихтимал.
Кайбер райондашлар айның 15-25 көненә кадәр булган күрсәткеч буенча гына түлиләр, айның калган 5-15 көне исә түләнмәгән булып кала. Шуңа күрә ай тулысынча түләнмәгән булып санала. Мисал өчен 100 квадрат метрлы йорт өчен айның 25ндә алынган күрсәткеч 900 куб метрны тәшкил итсә, кулланылган газ өчен түләгәндә ай ахырында да күздә тотып бу күрсәткечне 1000 куб метр итеп түләргә кирәк. Шуңа күрә барлык кулланучыларыбызга агымдагы айның ахырын да исәпкә алып кулланылган газ, приборларга техник караулар үтәкәрү өчен түләүләрне 28нче декабрьгә кадәр башкарырга киңәш итәбез, - дип хәбәр итә район газ хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев