Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хастаханәсендә югары технологияле операцияләр ясыйлар

Апас хастаханәсендә лор Үзәк ачылды. Биредә хәзер югары технологияле аппаратура - эндоскоп ярдәмендә колак, тамак, борын авыруларыннан операцияләр ясала башлады. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин белдерүенчә, җиһаз иганәчеләр табуда булышлык күрсәткән район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәме белән булдырылган. Күп кенә районнарда әле мондый операцияләр ясалмый, җиһазлар да юк....

Апас хастаханәсендә лор Үзәк ачылды. Биредә хәзер югары технологияле аппаратура - эндоскоп ярдәмендә колак, тамак, борын авыруларыннан операцияләр ясала башлады.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин белдерүенчә, җиһаз иганәчеләр табуда булышлык күрсәткән район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәме белән булдырылган. Күп кенә районнарда әле мондый операцияләр ясалмый, җиһазлар да юк. Операцияне яңа гына кайткан табиб-оторинолоринголог Илшат Ханнанов ясый.

- Апаслылар еш кына борын суламауга зарланып киләләр. Тикшерүләр алып барганнан соң пациентка операция кирәклеге ачыклана. Иң элек пациентны операциягә алганчы, тулысынча аның сәламәтлеген тикшерәбез. Анализлар алабыз һәм башка процедуралар үткәрәбез. Шунысы мөһим: пациентка гомуми накроз бирелми, бары тик тирә-юне генә авыртусызландырыла. Авырту бөтенләй сизелми. Ясалу вакыты авыруның төренә һәм катлаулылыгына карый. Операциядән соң ул 1-2 көн дәвамында махсус күзәтү астында яши. Барлыгы уннан артык операция ясалды инде. Барысы да уңышлы, пациентларыбыз бик канәгать, - ди табиб.

Тәҗрибәле яшь белгеч Илшат Ханнанов тумышы белән Әгерҗе районыннан. Казан медицина университетын тәмамлаганнан соң, оторинолорингология кафедрасында ординатура үтә һәм бер үк вакытта Казан шәһәренең 18нче номерлы хастаханәсендә эшли. Апаска кайтканчы соңгы ике елда ул шәхси клиникада хезмәт итеп, югары технологияләр кулланып операцияләр ясау буенча шактый тәҗрибә туплый.

Яңа гына операциядән чыккан Чүрибураштан Альбина Хәмидуллина борыны белән иркен сулыш алуына сөенеп туя алмый.

- Инде күптәннән куркып йөргән идем. Тәҗрибәле белгеч һәм югары технологияле җиһазлар булдырылгач килергә булдым. Авыртуларны сизмәдем, наркоздан да чыгасы булмады. Рәхмәт, барысы да әйбәт үтте, - ди ул.

Яңа гына эшли башлаган табиб Илшат Ханнановка апаслылар бик еш мөрәҗәгать итә. Табиб һәркемне якты караш белән каршы алып, шифалы дәвасын биреп озатып кала.

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев