Район хатын-кызлары волейбол ярышларында да сер бирмәделәр
АПК профсоюзлары район комитеты традициягә тугры калып, быел да 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан волейбол буенча районара турнир үткәрде. Ярышларның баш хөкемдары-АПК профсоюзлары район комитеты рәисе Руслан Галиев «Зөя» агрофирмасы, район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, Апас мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Хатын-кызлар, мәктәп командалары арасында агрофирма, район үзәге һәм Апас...
АПК профсоюзлары район комитеты традициягә тугры калып, быел да 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан волейбол буенча районара турнир үткәрде. Ярышларның баш хөкемдары-АПК профсоюзлары район комитеты рәисе Руслан Галиев «Зөя» агрофирмасы, район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, Апас мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Хатын-кызлар, мәктәп командалары арасында агрофирма, район үзәге һәм Апас мәктәбе укучы кызлар командалары, ир-егетләр арасында Апас, Буа һәм Сатмыш җыелма командалары призлы урыннар яуладылар. 7 мартта Апас мәктәбе зур спорт залында көне буе барган ярышта барлыгы 10 команда көч сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев