Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчеләре һәм ата-аналар рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырдылар

Бүген Апас урта мәктәбендә "Ата-аналарның БДИ тапшыру көне" акциясе узды. Акциядә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район Советы аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы балаларның әти-әниләре катнашты. Катнашучыларны иң элек имтиханга керү тәртибе белән таныштырдылар. Аннан һәрберсе...

Бүген Апас урта мәктәбендә "Ата-аналарның БДИ тапшыру көне" акциясе узды. Акциядә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район Советы аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы балаларның әти-әниләре катнашты. Катнашучыларны иң элек имтиханга керү тәртибе белән таныштырдылар. Аннан һәрберсе металлодетектор аша үтеп, имтихан үтәсе аудиториягә уздылар. Биредә имтихан тапшыручылар игътибар белән паспорт буенча бланкларны тутырдылар. Аннан бергәләшеп имтихан башлану һәм аның тәмамлану вакытын билгеләп, биремнәрне чишү өлешенә керештеләр. Барысы да үзләрен чын имтихан тапшыручы буларак хис итеп, дулкынлану хисе дә кичерделәр. Имтихан тапшыручы укучыларга уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев