Апаста узган киңәшмәдә райондашларның үз-үзләрен изоляцияләргә тиешлеге әйтелде
Район хакимиятендә коронавирус йогышының таралуына каршы көрәш буенча оператив штаб әгъзалары белән киңәшмә узды 30 марттан республикада коронавирус янавы аркасында халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүе, районда нинди катгый чаралар кулланылачагы турында сүз булды.
(30 март, "Апастово-информ").
Шулай ук муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу туктатыла. Режим, беренче чиратта, 65 яшьтән узган барлык өлкәннәргә кагыла. Тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры янау булган очракта гына, үз-үзеңне изоляцияләү урыныннан китәргә мөмкин булачак. Киңәшмә барышында шундый таләпләр яңгырады.
" Хөрмәтле райондашлар! Бу режим барыбызга да кагыла һәм үзебезнең исәнлегебез өчен эшләнә. Сәламәт булыйк! Өйдә торып, үзегезне сакласагыз иде", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев