Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район китапханәсендә республикакүләм семинар узды

Семинарда Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Апас районы балалар китапханәчеләре, Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәмәтгареева, аның урынбасары Гөлнар Иксанова, фәнни-методик бүлек мөдире Люция Шибанкова, фәнни-методик бүлек методистлары Гөлназ Аглиуллина, Люция Гыйльметдинова катнашты.

Семинар кунакларын район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, үзәк китапханә җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова, каршы алды. Заманча төзекләндерелгән китапханә кунакларда зур соклану уятты.
Үзәк китапханә җитәкчесе урынбасары Гөлинә Муләхмәтова балалар бүлегенең эшчәнлеге хакында чыгыш ясап, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән “әдәби карта“ белән таныштырды.
Зур Күккүз китапханәсе каршында эшләп килүче “Серле дөнья“ балалар курчак театры җитәкчесе Галия Җәләлиева үз эшчәнлеге турында сөйләп, мастер-класс күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев