Реклама
Җәмгыять
Район комиссиясе мәктәпләрдә булып, балаларның тәртибен тикшерде
Балалар – игътибар үзәгендә!
(9 сентябрь, “Апастово-информ“).
Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлеге, социаль яклау, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча җаваплы белгеч Гөлнара Маликова составындагы комиссия мәктәпләрдә булдылар. Алар социаль авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тәртибе, укулары белән кызыксындылар.
“Балалар белән төрле әңгәмәләр үткәрәбез. Аларның гаиләдә булган тәрбия шартларын ачыклыйбыз“, - дип белдерә район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Алиуллина.
Шулай ук, мәктәпләрдә “Экстремизмга – Юк!“ айлыгы һәм куркынычсызлык атнасы кысаларында кисәтү линейкалары да узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев