Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мал табиблары Танай-Турай, Чүрибураш авылларында да котыру авыруына каршы ашыгыч эш башлаганнар

Ел башыннан Апаста бәйдәге бер эт, Әнәледә йорт мәчесе үз хуҗасын тешләгән иде. Карамасарда һәм Урта Биябашта кешедән-эттән курыкмаучы иләс-миләс хәлдәге төлкеләр урамда йөргән. Шушы көннәрдә Турай, Чүрибураш урамнары-фермаларда котыру авыруы симптомнары булган төлкеләр күренгәләгән, мал табиблары, аучылар карантин режимында бу авылларда ашыгыч эш башлаганнар. Ел башыннан районда мондый очраклар...

Ел башыннан Апаста бәйдәге бер эт, Әнәледә йорт мәчесе үз хуҗасын тешләгән иде. Карамасарда һәм Урта Биябашта кешедән-эттән курыкмаучы иләс-миләс хәлдәге төлкеләр урамда йөргән. Шушы көннәрдә Турай, Чүрибураш урамнары-фермаларда котыру авыруы симптомнары булган төлкеләр күренгәләгән, мал табиблары, аучылар карантин режимында бу авылларда ашыгыч эш башлаганнар.

Ел башыннан районда мондый очраклар теркәлгән авылларда 1308 баш мөгезле эре терлек, 10 ат, 218 баш сарык, 66 өй эте һәм 78 йорт мәчесе вакцинацияләнгән. Узган ел планлы рәвештә фермалардагы барлык 20 мең башка якын мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерларга котыру авыруына каршы вакцина салынган. 6000 баш йорт терлекләре дә вакцинация үткән. Быел район ветеринария берләшмәсе аша 23 мең доза вакцинага дәүләт заказы бирелгән. Узган елда район табибларына эт-мәче тешләп 59 апаслы мөрәҗәгать иткән. Этләрнең 57 сенең хуҗасы билгеле, берсе иясез урам эте, бер очрак өйдә асралучы диңгез күсесе-морская свинка белән бәйле. Диагноз расланып, районда өзлегүчеләр, котыру чиреннән үлүчеләр юк.

Фото:http://www.8lap.ru/section/zdorove-koshek/5011/?SECTION_CODE=zdorove-koshek&ID=5011

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев