Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният хезмәткәрләре еллык эшләренә нәтиҗә ясадылар

Бүген Апас мәдәният йортында район мәдәният йорты, китапханә, музей хезмәткәрләре узган елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясадылар. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев катнаштылар. Район башкарма комитет җитәкчесенең милли һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев белдерүенчә, район тормышында узган елда мәдәният өлкәсендә...

Бүген Апас мәдәният йортында район мәдәният йорты, китапханә, музей хезмәткәрләре узган елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясадылар. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев катнаштылар.
Район башкарма комитет җитәкчесенең милли һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев белдерүенчә, район тормышында узган елда мәдәният өлкәсендә шактый эшләр эшләнгән. Мәдәният учаклары яңартылган, күп кенә конкурслар, мәдәни чаралар узган. - Ирешелгән уңышларыбыз бу өлкәдә хезмәт куючы һәркемнең хезмәт нәтиҗәсе. Сез бердәм, тату. Алга таба да армый-талмый эшләвегезне, исәнлек-саулык, хезмәт уңышлары телим, - диде ул үзенең чыгышында.
Киңәшмә барышында район мәдәният бүлеге, музей, китапханәләр, сәнгать мәктәбе җитәкчеләре үзләренең чыгышларында узган елда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап, яңа эш планнары белән таныштырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина якын арада узачак "Йолдызлык" һәм "Балкыш"фестивальләренә әзерлек эшләре башлану хакында хәбәр итте.
Район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырды.
- Районда бер генә чара да сездән башка узмый. Ирешелгән уңышларыгыз да сөендерә. Тынгысыз эшегездә уңышлар телим, - дип белдерде ул үзенең чыгышында.
Бирегә килгән һәркемне мәдәният йорты фойесында Йомралы, Идрәз һәм Дүртиле авыллары мәдәният йорты хезмәткәрләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.
Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев