Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район мәгариф бүлеге "Гаиләбез китапханәсендә Габдулла Тукай әсәрләре" дип исемләнгән дистанцион бәйгедә катнашырга чакыра

Бәйге-акциядә балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша ала.

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бәйгедә катнашу өчен шагыйрьнең әсәрләре кергән китапларның тарихын тасвирлап, әсәрләреннән өзекләр тәкъдим итеп, видеоязма төшерергә һәм аны #АпасТукайныукый#АпастовскийРайон#ГабдуллаТукай@Apastovo-Obrazovanie хештеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк.

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көн буларак билгеләп үтелә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев