Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район мәгариф бүлеге һәм “Алтын алка“ боз сарае коллективлары шәфкатьлелек акциясенә кушылды. Син дә читтә калма!

Апаста яшәүче 3 яшьлек Әмирә Әхмәтовага ярдәм итүчеләр бар. “Шәфкатьле Татарстан“ акциясе кысаларында Район мәгариф бүлеге һәм “Алтын алка“ боз сарае коллективлары матди ярдәм күрсәтте.

Кечкенә Әмирә бүген дару ярдәмендә яши. Бер айлык дәвалану курсы узу өчен 1300000 сумлык дару кирәк. Авыру берничә айда гына чигенергә уйламый. Әлегә аларга дару алу өчен дәүләт ярдәме дә каралмаган.
Кечкенәдән язмышның кырыс сынауларына дучар булган нәни Әмирә дару ярдәмендә яши. Гаиләдә кызны дәвалау өчен бар көчләрен куйсалар да, ул кадәр акча табу мөмкинлеге юк. Алган дарулары да чикле вакытка гына җитә. Хөрмәтле райондашлар! Сабый балага сәламәтлек өстәргә, гаиләгә аз булса да ярдәм итәргә сез дә алынсагыз иде. Чит борчуларга битараф булмыйча, бердәмлек белән изге эшкә кушылыйк!
Тамчыдан күл җыела диләр. Хәлебездән килгән кадәр ярдәм итик! Сезнең һәр сумыгыз гаилә өчен зур ярдәм булыр иде.

Әмирә Әхмәтовага ярдәм итү өчен реквизитлар:

Алинә Әхмәтованың саклык банкы картасы номеры:
4276 6200 4987 1266.

Илназ Әхмәтов исеменә бирелгән “Ак Барс“ картасы номеры:
5209 8596 0006 9931.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев