Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район оешмаларының Яңа ел бәйрәменә әзерлеген карадылар

Һәр хезмәт коллективы үзләре иҗат иткән яңа ел бизәкләрен үзенчәлекле итеп комиссия игътибарына тәкъдим итте.

Яңа ел җитүгә санаулы вакыт калды. Бу көннәрдә районда бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара. Район җирлегендә урнашкан оешма биналары каршында Яңа ел чыршылары калкып чыга. Хезмәт коллективлары чыршыларны бизәү, гирляндалар элү, бинага бәйрәм рухы өстәү эше белән мәшгуль.

Оешмаларның яңа ел бәйрәменә әзерлек дәрәҗәсен район Советының аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары Луиза Сафина, Айрат Хәсәнов һәм Шамил Гафаров карады. Һәр хезмәт коллективы үзләре иҗат иткән яңа ел бизәкләрен  үзенчәлекле итеп комиссия игътибарына тәкъдим итте.

Район халыкны социаль яклау идарәсе һәм эш һәм мәшгульлек үзәге ишегалдында аллы-гөлле гирлянда утлары игътибарны җәлеп итте. Район мәгариф бүлеге ишегалды чын Яңа ел могҗизасын хәтерләтте. Биредә урын алган Яңа ел чыршысы да үзенчәлекле итеп бизәлгән. Чыршыга гадәти уенчыклар урынына изге теләкләр язылган махсус язулар эленгән.   Хезмәткәрләр комиссияне үзенчәлекле итеп каршы алды, кайнар чәй белән сыйлады.

Апасның “Салават күпере” һәм “Кояшкай”, Свияжный бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчаларында Яңа ел рухы хакимлек итә. Бакчалар ишегалдында кулдан ясалган уенчыклар белән бизәлгән чыршы балкып утыра. Фойеларда кул эшләре күргәзмәләре, фотозоналар урын алган.

“Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре дә кунакларны баллы чәкчәк белән каршы алып, самими йөзләре, шаян биюләре белән шатландырды.

“Кояшкай” балалары да Яңа ел бәйрәменә әзерлекләрен күрсәтте. Комиссия вәкилләрен җылы итеп сәламләп, матур шигырьләрен бүләк итте, кайнар коймак белән сыйлады.  

“Свияжный” бистәсендә урнашкан “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы да кунакларны җылы каршы алып, үзләре иҗат иткән Яңа ел бизәкләрен күрсәтте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев