Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Сабантуе мәйданында яңа трибуна төзелә

Район Сабантуе мәйданын киләсе елда танымассыз да-биредә яңа нигездә бик матур, заманча үзәк трибуна төзелә. Искесе үз урынында калачак. Табар елгасы зур буасы янәшәсендә Апас Аквапаркы төзелеше дә дәвам итә. Апаста Салават Кәримов урамы, район авыл хуҗалыгы идарәсе, Каратунда күпкатлы йортлар ишегалларына яңа асфальт юллар салынды һәм бу яңа төзелеш...

Район Сабантуе мәйданын киләсе елда танымассыз да-биредә яңа нигездә бик матур, заманча үзәк трибуна төзелә. Искесе үз урынында калачак. Табар елгасы зур буасы янәшәсендә Апас Аквапаркы төзелеше дә дәвам итә. Апаста Салават Кәримов урамы, район авыл хуҗалыгы идарәсе, Каратунда күпкатлы йортлар ишегалларына яңа асфальт юллар салынды һәм бу яңа төзелеш эшләре табигать шартлары мөмкинлек биргәндә дәвам итәчәк. Үзәк музейга палеонтология янкормасын төзү хәлиткеч этабына керде. Апас мәктәбе янәшәсендә заманча ике бассейн, спорт комплексы нигез эшләре тулаем төгәлләнеп килә. Кичә генә Апаста Һади Такташ урамындагы кешеләре күчерелгән авария хәлендәге күпфатирлы торак йортны да нигезенә кадәр сүтеп түктеләр. Төзүчеләр тик тормый, Апас районы үсүен, матураюын дәвам итә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев