Реклама
Җәмгыять
Район суды үзизоляция таләпләрен үтәмәгән мәскәүлегә 7 мең 500 сум штраф билгеләде
Апас район суды Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.6.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча 187 кешенең эшен карады.
(21 май, “Апастово-информ“).
Алар – коронавирус таралу мөмкинлеге зур булган чорда законга буйсынмыйча яшәүчеләр. Бу хакта судья ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова хәбәр итте.
Район судыннан хәбәр итүләренчә, 7 кешегә кисәтү ясалган, калганнарга 1-2 мең сум күләмендә штраф салынган.
Районда читтән кайткан 200дән артык кеше үзизоляциядә яши. Мәскәүдән кайтып та, үз кагыйдәләре буенча яшәгән, үзизоляция таләпләрен бозган 1 кешенең эше каралып, район суды 7 мең 500 сум штраф билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев