Реклама
Җәмгыять
Район судында 63 апаслының эше каралган
Апас район суды Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.6.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча 63 кешенең эшен карады.
(28 апрель, “Апастово-информ“).
Алар – кисәтүләргә буйсынмыйча, коронавирус таралу мөмкинлеге зур булган чорда, махсус рөхсәтсез җәмәгать урынында йөрүчеләр. Бу хакта судья ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова хәбәр итте.
Әлеге кешеләргә 1-2 мең күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев