Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район табиблары диспансеризация үтүне кичектермәскә киңәш итә

Диспансеризация үткәрүнең яңа тәртибе гамәлгә керде.

Моңарчы 21 яше тулган һәр кеше, өч елга бер тапкыр яшәү урыны буенча диспансеризация узган булса, хәзер 40 яшьтән узганнар ел саен тикшеренү үтәргә тиеш була. 18 яшьтән 39 яшькә кадәр булганнар өчен массакүләм тикшерү үткәрү элеккегечә өч елга бер тапкыр дәвам итә. Моның өчен яңа мөмкинлекләр дә тудырылды. 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, эш бирүче тарафыннан хезмәткәргә диспансеризация узу өчен 1 көн, ә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә ике көн ял бирелә.
- Тикшеренү төре кешенең яшенә бәйле. Чөнки яшь барган саен кешедә авыру чыгу куркынычы арта, - ди табиблар.
Быел районда барлыгы 4114 кеше диспансеризация узарга тиеш. Бүгенге көндә 3243 райондаш тикшеренү узган. 728 кеше кабат тикшеренү үтү өчен икенче этапка җибәрелгән.
- Гадәттә, диспансеризация узу нәтиҗәсендә райондашлар арасында шикәр, йөрәк-кан тамырлары авырулары ачыклана. Шулай ук табиблар төрле шешләргә дә тап булалар. Кызганыч, араларында яманы да очрый. Агымдагы елда 11 кешедә яман шеш барлыкка килү очрагы теркәлде. Хәзер алар махсус дәвалану курслары үтәләр, - ди район хастаханәсенең профилактика кабинеты шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина.
Быел районда сәламәтлек өлкәсендә тагын бер мөһим яңалык булды. Өлкәннәребезгә гериатрия ярдәме күрсәтелә башлады. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында район халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә 65 яшьтән узган өлкәннәргә диспансеризация үткәрү оештырылды. Аларны район хастаханәсенә йөртү өчен махсус машина да кайтарылды. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, бүгенге көндә районда барлыгы 251 өлкән кеше тикшеренү узган.
Гадәттә, кеше көчле авырту сизгәч кенә, табибка килә. Аякта йөргәндә ирекле рәвештә үз теләге белән тикшеренү үтүне мөһим эш дип кабул итми. Кайберәүләр “вакыт юк“ дип акланып йөрсә, ә кайберәүләр исә бөтенләй баш тарта.
Диспансеризация күп кенә чирләрне кисәтү чарасы булып тора. Үз сәламәтлегенә, гомеренә битараф булмаган һәркем бу эшкә җитди карарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев