Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район тарихын төзүчеләр

Районда төзелеш эшләренең туктаганы юк. Апасның үзендә ел мәсьәлән, Яшьләр микрорайонында 31, 32 һәм 34 нче икекатлы, 18 әр фатирлы йортларның шифер түбәләре калай профильгә алыштырылды. Моннан 40 еллар элек төзелгән бу торак йортларның җилләтү системасы, подъездларында төзекләндерү эшләре үткәреләчәк. Апасның яңа Салават Кәримов урамында унынчы 3 катлы, 24 фатирлы...

Районда төзелеш эшләренең туктаганы юк. Апасның үзендә ел мәсьәлән, Яшьләр микрорайонында 31, 32 һәм 34 нче икекатлы, 18 әр фатирлы йортларның шифер түбәләре калай профильгә алыштырылды. Моннан 40 еллар элек төзелгән бу торак йортларның җилләтү системасы, подъездларында төзекләндерү эшләре үткәреләчәк. Апасның яңа Салават Кәримов урамында унынчы 3 катлы, 24 фатирлы торак йорт төзелеше дәвам итә. Ул Татарстанкүләм аренда торагы дәүләт программасы буенча төзелә, ягъни фатирны совет заманнарындагы кебек дәүләт торак фондыннан вакытлы арендага алып булачак. Ипотекадан аермалы буларак, банкка бурычка батып, алдан зур акчалар чыгарып салып, гомерең буе түлисе түгел, ай саен квадат метрына 50 сум исәбеннән фатир өчен дәүләткә түләп барасы. Аренда шартлары икеяклы килешүдә күрсәтелә, вакыты билгеләнә. Бу йорттан аренда шартларында фатирлар башлыча бюджет тармагында эшләүчеләргә биреләчәк. Шуннан соң гына башка категория гражданнар гаризалары каралачак. Арендага бирелгән фатирны рәсмиләштереп, кемнәндер сатып алып, башка берәүгә сатып та булмаячак.

Апас "Туган якны өйрәнү" музеена 150 квадрат метрлы палеонтология музеена янкорма төзелеше дә план-график буенча бара. Төзүчеләр аның түбәсен ябуны төгәлләп килә. Бу максактка бик чыдам һәм матур, эластик, заманча материал кулланыла.

Моннан тыш Морзалар авылында балалар бакчасы, Ябалакта һәм Болынбалыкчыда Мәдәният йортлары яңабаштан төзекләндерелә. Килдуразда яңа клуб төзелеше ахырына якынлашып килә. Ындырчы һәм Коштавылы авыл җирлекләре биналары да аерым программаларга кертелеп, биредә күләмле төзекләндерү эшләре башланды. Һәм тагын бер яңалык-Тутай авылында "Чиста су" программасы буенча урам суүүткәргечләрен яңабаштан салу эше башланды.

Юлчылар да ай ярым элек үк быелгы эш сезонын башладылар. Каратун-Ябалак юллары чатында зур эшләргә старт бирелде. Ындырчы ягына алып баручы юлда иске асфальт кырып алына, аны яңа, заманча өслек алыштырачак.

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев