Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район яшьләр эше һәм спорт комитетына яңа җитәкче итеп Хәлимов Илсур Мансур улы билгеләнде

Район башлыгы Равил Хисаметдинов яңа җитәкчегә яңа вазифасында уңышлар теләде.

(19 июль, “Апастово-информ”).


Илсур Хәлимов районыбызда туып-үскән. Бүгенге көндә дә ул Апаста яши. 1998нче елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә экономист белгечлеге буенча югары белем алган. Хезмәт юлын ул 1998нче елда “Ак Барс Инвест” оешмасында экономист булып башлап җибәргән. Аннан соң “Ак Барс” Банкта, соңрак район идарәсе җитәкчесе урынбасары һәм кабат “Ак Барс” Банкның Буа һәм Апас филиаллары буенча куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы инспектор булып хезмәт иткән. 2011нче елдан алып, бүгенге көнгә кадәр Апас аграр көллиятендә укытучы һәм директор урынбасары булып эшләде.
Илсур Хәлимов гаиләле. Тормыш иптәше Рәзинә башкарма комитетында әйдәп баручы белгеч. Ике бала тәрбиялиләр.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Илсур Мансур улына яңа вазифасында зур уңышлар теләде. Районыбыз яшьләрен аңлап, замана белән бергә атлауны, яшьләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерүне – бурыч итеп куярга киңәш бирде, районда спортны тагын да җанландыру буенча яңа идеяләргә омтылырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев