Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район “Йолдыз”ына язылу өчен 10 көн калды

2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына язылу дәвам итә. Шәхси затлар өчен ул - 534 сум, оешмалар өчен - 549 сум. Почта, интернет түләве, шул исәптән республиканың дәүләт хезмәтләре порталы аша "Татмедиа" тарафыннан нәшер ителүче өчтән ким булмаган мәгълүмат чарасына язылып, аның берсе район газетасы булган очракта, түләү...

2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына язылу дәвам итә. Шәхси затлар өчен ул - 534 сум, оешмалар өчен - 549 сум.

Почта, интернет түләве, шул исәптән республиканың дәүләт хезмәтләре порталы аша "Татмедиа" тарафыннан нәшер ителүче өчтән ким булмаган мәгълүмат чарасына язылып, аның берсе район газетасы булган очракта, түләү кәгазьләрен "конкурска" тамгасы белән podpiska@tatmedia.ru адресына юлларга һәм бүләкләр отарга мөмкин. Шулай ук "конкурска" тамгасы белән, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына почта аша да юлларга мөмкин. Ике очракта да, язылучының исеме һәм хәбәрләшү өчен телефон язылган булырга тиеш. Төп бүләк - планшет- Apple iPad Air 16 Gb. Тагын 50 әбүнәченең канцелярия товарлары һәм 3 кешенең цифрлы "Nikon" фотоаппараты оту мөмкинлеге бар. Бәйге 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Апаста яшәүчеләр редакциягә килеп альтернатив подписка ясый ала. Бу очракта бәясе кимрәк, ләкин ул хат ташучылар тарафыннан таратылмый, аны чәршәмбе, җомга көннәрендә редакциядән килеп аласы була.

"Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" тарафыннан "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесе быел да оештырыла. Хат ташучының эшен нәтиҗәле итү, газета-журналларга язылу кампаниясенең уңышлы үткәрү максатыннан узучы бу бәйге 28 июньгә кадәр дәвам итә. "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларына иң күп яздыртучы хат ташучы билгеләнеп, республикакүләм бәйгегә тәкъдим ителә. Хат ташучы һәм элемтә бүлекләре аерым бүләкләнәчәк. Акчалата премияләрнең күләме шактый зур. Хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында бәйге иң элек район газетасы тарафыннан оештырыла. Нәтиҗәләр ике атна саен газета битләрендә һәм www.apastovo.ru сайтында урын алачак.

Июнь аенда язылучылар өчен дә редакциянең саллы, кабатланмас бүләге бар! Ул - көнкүреш товарлары алу өчен сертификат. Язылыгыз һәм квитанция күчерелмәләрен редакциягә юллагыз! Отыш ияләре 29 июньдә билгеле булачак.

"Йолдыз"га язылырга 10 көн вакыт калды. Безнең белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев