Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район юлларында «Тоннель» операциясе уза

Машина йөртүчеләрнең кечкенә пассажирларны автомобильдә ничек йөртүләре аерым игътибарга алыначак.

(12 июль, “Апастово-информ”).


Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен, сәламәтлекләрен саклау, кагыйдә бозу очракларын кисәтү максатыннан уздырылучы профилактик чара – “Тоннель”операциясе 13нче июль көнне 7 сәгать 10 минуттан башлап 9 сәгать 10 минутка кадәр Каратун-Уланово юлының 50нче чакрымында узачак.
“Чара барышында машина йөртүчеләрнең кечкенә пассажирларны автомобильдә ничек йөртүләре аерым игътибарга алыначак”, - дип белдерде районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Шулай ук машина белән идарә иткәндә кагыйдәләрне бозган өчен салынган штрафларын үзвакытында түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан да рейлар уздырыла.
“Штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә административ материал төзелә. Шулай итеп, штрафыңны ике ай эчендә түләмисең икән, аны ике тапкыр арттырып (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә тиеш буласың. Я булмаса 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү җәзасы бирелә", - дип кисәтә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев