Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендә биш контейнерга зыян салынды

Апаста көнкүреш калдыкларын тондыру өчен бик матур яңа чүп савытлары куелды.

(10 апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).



Алар кайнар әйберләргә көйләнмәгән. Шуңа күрә, хуҗалыкларда кайнар көл, утлы күмерләр, янып бетмәгән учактагы ут калдыклары ыргыту ярамый. Үзебез өчен тудырылган уңайлылыкка ваемсыз караучылар да бар арабызда.
“Район үзәгендә инде биш контейнерга зыян салынды. Кайнар әйберләр тондырып, пластмасс-полимердан эшләнгән чүп савытлары төбен эретеп чыгардылар. Гаеплеләрне эзләү бара. Алар билгеләнгәч, чаралар күреләчәк. Үз хисапларыннан яңа контейнер алдыру мәсьәләсен күтәрәчәкбез”, - дип хәбәр итте шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.
Көнкүреш калдыкларына көйләнгән чүп савытларына хуҗалыкта җыелган тирес-торысны, зур-зур мебель калдыкларын тондыру да килешкән гамәл түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев