Район үзәк балалар китапханәсендә ачык ишекләр көне
Бу сәгатьләрдә район үзәк балалар китапханәсе балаларның шат авазларына күмелде.
Апасның “Салават күпере”, “Кояшкай” балалар бакчалары нәниләре бирегә кунакка килеп, “Китаплар иле”нә сәяхәт кылдылар.
Район үзәк балалар китапханәсе мөдире Гөлинә Мулләхмәтова, китапханә хезмәткәрләре Рузия Хәйруллина, Алинә Ихсанова китапханә тормышы, китаплар белән таныштырдылар. Балалар татар халык әкиятләрен карадылар, яраткан мультфильм геройлары турында сөйләп, төрле табышмакларга җаваплар эзләделәр. Соңыннан урамга чыгып, асфальтка акбур белән төрле рәсемнәр ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев