Реклама
Җәмгыять
Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина “Татарстан Республикасының Атказанган табибы“ исеменә лаек
Дәрәҗәле исемне чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов тантаналы шартларда тапшырды.
(19 октябрь, “Апастово-информ“).
Талия Сафиуллинаның күңеленә кешеләрне ярату һәм мәрхәмәтлелек орлыклары кечкенәдән салынган. Әтисенең апасы Сәридәнең ак халатына кызыгып, аның һәр адымын күзәтеп, “Мин дә табибә булачакмын!“ дигән хыял һәм максатлар белән үскән ул. Иске Йомралы мәктәбен тәмамлау белән, һич тә икеләнмичә, медицина училищесына юл алган.
“Белгечлек алып, Югары Ындырчы авылына фельдшер-акушерлык пунктына эшкә кайттым. Шәфкать туташы буларак беренче адымнарны биредә ясадым. Аннан район үзәк хастаханәсенең оештыру бүлегендә фельдшер булып эшләгәннән соң, белемемне күтәрү теләге белән кабат укырга кердем. Теш табибы һөнәрен үзләштердем“, - ди ул.
Талия апаны бик күпләр ягымлы, игътибарлы, йомшак куллы, эшен җиренә җиткереп башкаручы теш табибы буларак белә. Ул әлеге хезмәтендә 11 ел хезмәт итә. Шул вакыт эчендә балалар теш табибына укый. Аннан 2002 елда халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары булып билгеләнә. Бүгенге көндә ике вазифасын да җиренә җиткереп алып бара. Авыл халкын дәвалау, аларга хезмәт күрсәтү, авыллардагы фельдшерлар белән эшләү аңа йөкләнгән. Күчмә дәвалаулар белән бергә, кисәтү эшләре дә алып баралар. Теш дәвалау эшенә дә вакыт табарга тырыша Талия апа.
“Безнең эшнең сәгате дә, режимы да юк. Өйгә дә соң гына кайткан вакытлар күп. Эшемне яратып башкарам. Кешеләргә кирәк икәнлегемне тоеп яшим. Шуңа да бер авырлык та сизелми“, - ди үзе.
Талия апаның тормыш иптәше Рәис абый да район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм“ бүлегендә эшли. Шуңа күрә дә Талия апаның эшен аңлап, ярдәмләшеп яшиләр.
“Өйдә бар эшне җайлап, без кайтканны көтеп торучы әниебез Наҗия бар. Атналар буена укырга киткән чаклар да бар. Әниебезгә рәхмәт. Ул булышмаса, тәүлек буе эшләп булмас иде“, - ди Талия апа.
Сафиуллиннарның кызлары Гөлинә дә әнисе юлыннан киткән. Ул медицина буенча югары уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә Казанда участок табибәсе булып эшли. Шулай ук Талия апаның бертуган апасы Рәйхана апа да озак еллар туган авылы Иске Йомралыда халык сәламәтлеге сагында тора. Әлеге гаиләнең бергә җыелган чакларында уртаклашыр тәҗрибәләре, сөйләшер сүзләре бик күп.
Талия апа һәрчак халык арасында. Ул Апас авыл җирлеге депутаты да булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев