Район үзәк хастаханәсенең бәйрәм көннәрендә эш тәртибе
2нче гыйнварда, 5нче гыйнварда, 8нче гыйнварда хастаханә шимбә режимы буенча 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.
(27 декабрь, “Апастово-информ”).
Хирург, гинеколог, педиатр кабул итә, регистратура, рентген, процедура, КДЛ кабинетлары да пациентларны кабул итәчәк, ВОП шәфкать туташлары да эш урынында булачак. Шулай ук Балтай, Шонгаты амбулаторияләре ишекләре дә бу көннәрдә ачык булачак.
Ә инде бәйрәм каникуллары вакытында калган көннәрне ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев