Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәк китапханәсендә “Халкыбыз мирасы” дип исемләнгән чара узды

Әлеге чара Апас “Җәмигъ” мәчетенә йөрүче балалар өчен оештырылды.

(25 июль, “Апастово-информ”).


Биредә балаларга халкыбызның борынгыдан килгән милли киемнәре, бизәнү, көнкүреш әйберләре турында сөйләнде. Шулай ук балалар “Милли мирасны саклап киләчәккә атлыйбыз” дип аталган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар, дини һәм милли бәйрәмнәр турында викторина сорауларына дөрес җаваплар әйттеләр. Соңыннан балалар “Ялкын”, “Салават күпере”, “Сабантуй” журналларының яңа саннары белән дә таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев