Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге зур ихтирамга лаек Сафиуллин Фоат Рәхмәтулла улы белән хушлаша

19 февральдә 64 яшендә Сафиуллин Фоат Рәхмәтулла улы кинәт арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Фоат Сафиуллин 1951 елның 27 февралендә Урта Биябаш авылында туып үскән. Хәрби флот хезмәте үтеп, 1983 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, туган якларына эшкә билгеләнә. Район партия комитеты, ДОСААФ, район авыл хуҗалыгы идарәсе, «Гостехнадзор» дәүләт...

19 февральдә 64 яшендә Сафиуллин Фоат Рәхмәтулла улы кинәт арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Фоат Сафиуллин 1951 елның 27 февралендә Урта Биябаш авылында туып үскән. Хәрби флот хезмәте үтеп, 1983 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, туган якларына эшкә билгеләнә. Район партия комитеты, ДОСААФ, район авыл хуҗалыгы идарәсе, «Гостехнадзор» дәүләт инспекциясе, Урта Биябаш, «Сельхозтехника», Апас аграр көллиятендә җитәкче-белгеч булып халыкка, районга өзлексез хезмәт иткән чорларда хезмәттәшләре һәм район җитәкчеләре арасында зур ихтирамга лаек булды. Тугрылыклы тормыш иптәше, шәфкать туташы Фирдәвес белән илгә-көнгә лаеклы ике бала үстерде.

Нинди генә вазифага билгеләнсә дә, Фоат Рәхмәтулла улы үзен оста оештыручы, киләчәккә карап эшләүче җаваплы шәхес итеп танытты. Үзеннән соң төзелгән яңа корыламалар, якты истәлекләр калдырды.

Мәрхүмнең гаиләсенә, балаларына һәм туганнарына бу авыр югалту көннәрендә сабырлык һәм тынычлык телибез.

Рәшид Заһидуллин, район башлыгы.

Равил Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе.

Ильяс Заһидуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев