Районда 16 мең гектар сөрүле авыл хуҗалыгы басуларында күпьеллык үләннәр игелә
789
0
Ел саен бу кырлар язын тикшерелеп, картайган күпьеллык үлән мәйданнары яңартылып бара.
-Бу язда 2000 гектарда люцерна чәчелде. Район күләмендә мондый маневр гадәттә ел саен 4000 гектарда башкарыла һәм шунысы да бик мөһим-чәчүлек орлыгын да үзебез үк җитештерәбез. Читтән сатып алсаң аның бер килограммы 200 сум тора. 4-5 еллык люцернадан зур уңыш алу мөмкин түгел, шуңа да бу басулар сөрелеп, аларга башка культуралар чәчелә. Тагын шунысы да бар-люцернадан соң басу чүп үләннәреннән табигый чистарып, туфрак азотка баеп кала. Бу кырларда аңардан соң беренче-икенче елларда бодай-арыш, арпа күкрәп уңа, минераль ашламалар янга калу да хуҗалык өчен бик файдалы,-ди районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев