Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда алимент буенча бурычлары булган 44 гаилә исәпләнә

Татарстан Президенты карары буенча безнең районда да әҗәтләрне суд приставлары аша эзләтеп алу буенча махсус комиссия оешты.

 -Мондый ваемсыз әти-әниләрнең өйләренә барып аңлату эшләре үткәрәбез. Нәтиҗәсе бар, әйтик, ел башында түләнмәгән 4 миллион сумлык алимент акчалары исәпләнсә, ярты елда бу бурыч 320 мең сумга кимеде,-ди район опека һәм попечительлек хезмәте җитәкчесе Регина Галиуллина.

-Бу юнәлештә билгеләнгән бурычлар катгый үтәләчәк,-дип белдерә үз чиратында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Татарстан хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта да республика суд приставлары хезмәте координаторы Раиль Гәрәев безнең эшчәнлекне уңай бәяләп үтте.

 

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев