Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Ана капиталын алу әлегә бетми

Районда 943 гаиләдә Ана капиталы сертификаты бар. Быел сертификат 20 гаиләгә бирелгән. Әлеге акчаларны күп кенә яшь гаиләләр файдалы максатларда кулланган да инде. Ана капиталы икенче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләргә 2007 елдан башлап бирелә. Иң элек аның күләме 250 мең булса, быелның 1 гыйнварыннан 453 мең 26 сум...

Районда 943 гаиләдә Ана капиталы сертификаты бар. Быел сертификат 20 гаиләгә бирелгән. Әлеге акчаларны күп кенә яшь гаиләләр файдалы максатларда кулланган да инде.

Ана капиталы икенче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләргә 2007 елдан башлап бирелә. Иң элек аның күләме 250 мең булса, быелның 1 гыйнварыннан 453 мең 26 сум тәшкил итә.

- Сертификатны баланы укытканда, торак шартларын яхшыртканда һәм ананың пенсиясенең тупланма өлешенә күчереп файдаланырга була. Районда гаиләләрнең күпчелеге акчаны йорт сатып алу яки төзү өчен куллана. Акчаны балага өч яшь тулганчы да алып була, - диде район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров.

Ана капиталының 20 мең сумын кирәк-яраклар өчен алып була, сертификатлар бирү бетә икән, - дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Җитәкче моңа да ачыклык кертте.

- Чыннан да, теләге булган кешенең, пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, тиздән 20 мең сум акча алырга хакы булачак. Ә инде алдында йорт салу яки алу кебек олы эшләр торган гаиләләргә, бу сумманы ваклау кирәк микән?! Ана капиталы бетә дип, борчылырга кирәкми. Ул 2016 елга кадәр биреләчәк. Ә инде кулында сертификаты булган кешенең куллану вакыты чикләнмәгән. Күрәсез, акча һаман арта гына бара, - диде ул.

Фото:http://rostovvesti.ru/ekonomika/315-v-2015-godu-materinskiy-semeynyy-kapital-vyrastet-do-453-tysyach-rubley.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев