Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда авылга эшкә кайтучы яшь авыл хуҗалыгы белгечләренә 100 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелә

Татарстан хөкүмәте башлангычы һәм Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән, аграр юнәлешле югары уку йортларында белем алып, авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән авылга эшкә кайтучы дипломлы яшь белгечләргә кире кайтаргысыз 100 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелә һәм аңа 1 ел дәвамында төп хезмәт хакына өстәп ай саен 5 мең сум акча түләнә....

Татарстан хөкүмәте башлангычы һәм Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән, аграр юнәлешле югары уку йортларында белем алып, авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән авылга эшкә кайтучы дипломлы яшь белгечләргә кире кайтаргысыз 100 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелә һәм аңа 1 ел дәвамында төп хезмәт хакына өстәп ай саен 5 мең сум акча түләнә. Барлыгы-160 мең сумга җыела. Әгәр яшь белгеч, төрле сәбәпләр аркасында 3 ел дәвамында бу эш урынын, авылны ташлап китсә алган акчаларны дәүләткә кире кайтарып бирергә туры киләчәк. Дәүләтнең мондый саллы гына ярдәмен соңгы 5 елда 17 яшь белгеч үз кесәсендә тойды һәм кулланды. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә быел тагын 3 яшь белгечкә бу акчаларны алу өчен тиешле документлар тутырылып, республика авыл хуҗалыгы министрлыгына юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молодежьАпастово молодые специалисты Апастово