Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда балалар бакчалары гадәти булмаган эш режимына күчә

28 марттан 3 апрельгә кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә бары тик дежур төркемнәр генә эшләчәк.

(28 март, "Апастово-информ).

-Дежур төркемнәр ял атнасында эшләячәк ата-ана балалары өчен генә оештырыла. Төрле яшьтәге балалар бер төркемдә булачак, - дип белдерделәр район мәгариф бүлегендә.

Русия Президенты Владимир Путин илдә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял дип игълан итте.   Медицина учреждениеләре, аптекалар, банклар, транспорт һәм барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары үз эшләрен гадәттәгечә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев