Районда “Балкыш“ фестиваленең сайлап алу турлары дәвам итә
Чираттагысы Урта Балтай һәм Каратун мәдәният йортларында узды.
(21 февраль, “Апастово-информ”).
Җырга, моңга гашыйк, җилдәй җитез апалар һәм абыйлар сәхнә күрке булдылар. Күңел түреннән чыккан җырларын яңгыраттылар, тормышчан шигырьләрен сөйләделәр, очып-очып дәртле биюләрен башкардылар.
“Республика күләмендә узучы фестивальнең сайлап алу турлары оешкан төстә үтә. Катнашучылар арасында быел тәүге тапкыр чыгыш ясаучылар да бар”, - дип белдерде районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.
Фестиваль дүрт зонада оештырыла. Аның чираттагысы март аенда Апаста үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев