Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда барган “Балкыш“ фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды

Районда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республакүләм "Балкыш" фестиваленең район сайлап алу турлары тәмамланды. Дүрт турда үткән фестивальдә барлыгы 22 авыл җирлегеннән сәхнәне үз күреп яшәүче, җыр-моңга гашыйк ветераннар көч сынашты. Фестиваль Иске Йомралы авылы Мәдәният йортында башланып киткән булса, Урта Балтай, Каратун авылларында дәвам итеп, Сатмыш авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә...

Районда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республакүләм "Балкыш" фестиваленең район сайлап алу турлары тәмамланды. Дүрт турда үткән фестивальдә барлыгы 22 авыл җирлегеннән сәхнәне үз күреп яшәүче, җыр-моңга гашыйк ветераннар көч сынашты. Фестиваль Иске Йомралы авылы Мәдәният йортында башланып киткән булса, Урта Балтай, Каратун авылларында дәвам итеп, Сатмыш авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә тәмамланды. Өлкәннәребез Бөек Җиңүгә, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган җырлар яңгыраттылар, шигырьләр сөйләделәр, дәртле биюләр башкардылар. Һәр чыгышны жюри игътибар белән күзәтеп, бәя куйды. Сайлап алу турларыннан үткән иң-иңнәр тиздән зона турында район данын яклап чыгыш ясаячаклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев