Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ленинград блокадасы шаһитларына ихлас котлаулар юлланды

Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан район башлыгы Равил Хисаметдиновның ихлас котлаулары ирештерелде һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды.

(1 октябрь, “Апастово-информ”)


Бүгенге көндә районда 6 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши.
Район башлыгының бәйрәм котлауларын һәм күчтәнәчләрен хөрмәтле өлкәннәребезгә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм аның урынбасары Луиза Сафина ирештерде. Алар Үтәмеш авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәертдин абый Сәлаховның, Багыш авылында яшәүче Фәһим ага Фәсхиевнең һәм Дүртиледә гомер кичерүче Ленинград блокадасы шаһиты Сария апа Сафинаның өйләрендә булып, хәлләрен белештеләр, тәбрикләүләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев