Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы тагын бергә кимеде

Бу көннәрдә Югары Балтай авылында гомер кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлирахман абый Фәйзрахмановны соңгы юлга озаттылар.

(7 октябрь,"Апастово-информ").


Хәлирахман абый Фәйзрахманов илнең көнчыгыш чикләрен саклаучыларның берсе була. Ул туган авылында 3 классны, Урта Балтайда 7 классны тәмамлый. 1943 елда яшьтәшләре белән хәрби хезмәткә алына. 1945 елга кадәр Монголиядә хәрби бурычын үти, Япония һәм Кытайда хәрби өйрәнүләр үтә. Аннан яңадан Монголиядә, 3 ел Владивостокта, соңрак Удмуртиядә була. Бары тик 1950 елда гына туган якларына кире әйләнеп кайта. Авылда башта атлар карый. Соңрак колхозда амбар мөдире булып эшли. Безгә тынычлык бүләк иткән ветеранның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев