Районда булган янгыннарда бер кешенең гомере өзелгән
Ел башыннан районда 49 янгын чыгу очрагы теркәлгән.
(17 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Карак берне алса, ут бетереп ала”, - диләр. Ут белән саксыз эш итү, битарафлык, игътибарсызлык та аяныч хәлләрнең төп сәбәпчесе булырга мөмкин. Агымдагы елда районда булган янгыннарның кайберләре нәкъ менә саксызлык нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
Районның янгын күзәтчелеге бүлеге мәгълүматлары буенча, ел башыннан районда 48 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Былтыр исә аларның саны 42 булган. Узган ел булган янгыннарда кеше гомеренә зыян салынган яки үлемгә китергән очраклар теркәлмәгән булса, быел исә янгыннарда бер кешенең гомере өзелгән һәм 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Агымдагы елда районда бер урман яну очрагы да теркәлгән.
- Әлеге янгын бер кешенең тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә чыккан. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды, - дип белдерде районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев