Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Чернобыль атом электр станциясе һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Бүген илдә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 35 ел тулуны билгеләп үттеләр.

(26 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”). 


1986 нчы елның 26 апрелендә 1 сәгать 24 минутта В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Бу фаҗига кешелеккә онытылмаслык зур зыян сала. Һәлакәтнең актив фазасы 10 тәүлеккә сузыла, реакторның йөзләрчә мең тонналы графит корылмасы яна. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Болытка әйләнеп, алар Украина, Россия, Белоруссия һәм Европаның башка илләренә тарала. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында апаслылар да бар. 
Бүгенге көндә районда Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 12 кеше яши. Кешелек дөньясыны зур зыян салган вакыйганы искә алу көне уңаеннан, Апас Туган якны өйрәнү музеенда чара үтте. Бирегә Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан апаслылар чакырылды. Аларга район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм аның урынбасары Луиза Сафина, районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина изге теләкләрен җиткерделәр. 
“Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте зур батырлык тиң. Алар тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде”, - диде чараны оештыручы музей җитәкчесе Рәмис Ногманов. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлия Шиһабиева һәм Айрат Айтуганов дәртле җырларын бүләк иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев