Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда ферма көтүчеләренә түләү тәртибен беләсем килә…

Сорауга “Свияга“ агрофирмасының баш икътисадчысы Азат Әхмәдуллин җавап бирә:

-Һәр көтүченең хезмәт хакы айлык савылган сөт, җитештерелгән ит һәм көтүдәге терлекләрнең баш санына бәйле. Һәр ферма көтүендә сменалы эшләү өчен 4 көтүче булырга тиеш. Быелгы килешү буенча, сезон төгәлләнгәч, көтүчеләргә натуралата түләү рәвешендә ярты бәясеннән 50 килограммлы бер бозау белән бүләкләү расланды. Сезон тәмалангач, һәр көтүче премия рәвешендә 1 тонна печән, 3 тонна түләүсез ашлык белән бүләкләнә.

-Үз райондашларыбыз белән генә эшләргә тырышабыз. Бүген агрофирма фермаларында 31 бозау, тана, сыер көтүләре оештырылды. Барлыгы 109 көтүче исәпләнә һәм ике яклы хезмәт килешүләре төзелде. Аларның һәммәсенә бик җаваплы һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез,-дип өстәде агрофирманың баш зоотехнигы Әсгать Мөхәммәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев