Районда “Иң яхшы мәдәният йорты” ачыклана
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге комиссия үз эшен дәвам итеп, Карамасар, Югары Акхуҗа, Ябалак, Морзалар, Каратун, Болынбалыкчы авылларында эшләп килүче мәдәният учакларының эшчәнлеге белән кызыксынды.
(4 октябрь, “Апастово-информ”).
“Иң яхшы мәдәният йорты” бәйгесе район башлыгы тәкъдиме белән игълан ителде. Бу уңайдан махсус комиссия һәр авыл җирлегендә эшләп килүче мәдәният учакларының эшчәнлеге белән якыннан таныша.
“Мәдәният учаклары гөрләп эшләргә тиеш. Эшчәнлектә җирле халык мәнфәгатьләре дә исәпкә алынырга, алар үзләре дә җәлеп ителергә тиеш”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев