Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгесе узды

Районыбызның 7 мөгаллиме үзләренең һөнәри осталыкларын, уңышлы эш алымнарын күрсәтте, көч сынашты.

 

Бу көннәрдә Борнаш урта мәктәбе һәм Табар-Черкене урта мәктәбе зоналарында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Районыбызның 7 мөгаллиме үзләренең һөнәри осталыкларын, уңышлы эш алымнарын күрсәтте, көч сынашты. Бәйгенең Гран-при иясе исемен Апас урта мәктәбеннән Зөхрә Гатауллина алды. Биеш урта мәктәбеннән Миләүшә Әхмәтҗанова 1 нче урынга, Апас урта мәктәбеннән Индира Сафиуллина 2 нче урынга, Борнаш урта мәктәбеннән Альбина Миңнебаева 3 урынга ия булдылар. Кызыл-Тау урта мәктәбе укытучысы Гөлинә Шәрәфуллина, Каратун урта мәктәбеннән Гөлнур Шихабетдинова, Болын-Балыкчы мәктәбеннән Ландыш Сафиуллина бәйгенең номинантлары булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев