Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда "Игътибар - тимер юл кичүе" акциясе узды

Акциянең максаты - автомобиль һәм тимер юллары кисешкән урыннарда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

(9 июнь, Апастово-информ).


Каратун тимер юл кичүе янәшәсендә узган акция тимерьюлчылар һәм районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә узды.
Акция барышында машина йөртүчеләргә тимер юл кичүе аша йөрү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре язылган буклетлар таратылды, алар белән әңгәмә корылды.
" Апас районы территориясе аша 2 тимер юл кичүе уза. Алар һәрдаим игътибар үзәгендә тора. Без үз чиратыбызда иминлекне дә кайгыртабыз. Тимер юл кичүләрендә төрле кисәтү чаралары уздырабыз. Машина йөртүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатабыз",-дип белдерде 7нче тимер юл участогының техник-җитештерү бүлеге җитәкчесе Сергей Ванягин.
Тимер юл кичүе аеруча игътибар таләп итүче куркыныч урын булып санала. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары тимер юл кичүендә еш кына махсус рейдлар уздыра.
"Юл һәрвакыт игътибарлы булуны таләп итә. Ашыгу нәтиҗәсендә зур фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Тимер юл кичүе аша чыкканда да юл йөрү кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев