Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда инвалидлар ункөнлеге башлана

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан эш программасы төзелде. Районда мөмкинлекләре чикле 320 кеше гомер итә.

1-10 декабрь - алар янына район хакимияте, халыкны социаль яклау идарәсе һәм авыл җирлекләре вәкилләре, волонтерлар барачак, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр тапшырачак. Балачактан инвалид балаларның гаиләләренә район хакимияте башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчелеге киләчәк һәм аларга иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән реабилитация-тернәкләнү техник чаралар бүләк ителәчәк. “Чиксез киң күңеллелек“, “Мәрхәмәт“, “Бер күрешү - үзе бер гомер“ һәм башка акцияләр, “Сәламәтлек - гомер юлдашым“ кебек программалалар нигезендә районкүләм чаралар, 3 декабрьдә “Дельфин“ бассейнында йөзү, 5 декабрьдә район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары оештырылачак. Халыкны социаль яклау идарәсе, Пенсия Фонды, мәгариф бүлеге, үзәк хастаханә белгечләре катнашында 6 декабрьдә “Түгәрәк өстәл“ уздыру планлаштырыла. Район табиблары катнашында декада барышында мөмкинлекләре чикле апаслылар өчен комплекслы медицина тикшерүләре үтү мөмкинлеге булдырылачак. (0+)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев