Районда исерек машина йөртүчеләр суд каршында җавап бирә
Бу көннәрдә тәртип бозуга юл куйган өч машина йөртүчене хөкем иттеләр.
(7 октябрь, “Апастово-информ”).
Бу юлы район җәмәгать суды каршына Р. Ш., Б.Х. һәм Ф.К баскан. Машина йөртүчеләргә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәнннәре өчен җитди җавап бирергә туры килгән. Алар бу гамәлләре өчен үкенүләрен дә белдергәннәр. Бу хакта Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.
“Суд аларның һәркайсына 30ар мең сум штраф билгеләде һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды”, - диелә район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев