Районда кабат янгын очрагы теркәлгән
4 апрель көнне төнге 12 туларга 15 минутта Кабыккүпер авылында мичне артык кыздыру, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү нәтиҗәсендә бер хуҗалыкның мунчасында янгын чыга. Хуҗалар үзләре күреп алып, тиз арада янгын сүндерү хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Югары Ындырчы һәм Апас янгын сүндерүчеләре 8 минут эчендә килеп, утны йөгәнли. Кызганычка каршы, мунча...
4 апрель көнне төнге 12 туларга 15 минутта Кабыккүпер авылында мичне артык кыздыру, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү нәтиҗәсендә бер хуҗалыкның мунчасында янгын чыга. Хуҗалар үзләре күреп алып, тиз арада янгын сүндерү хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Югары Ындырчы һәм Апас янгын сүндерүчеләре 8 минут эчендә килеп, утны йөгәнли. Кызганычка каршы, мунча яраксыз хәлгә килә. Ләкин, тирә-күрше хуҗалыкларга зыян килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев