Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Кар чанасы” операция кысаларында рейдлар үтә

ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, кар чаналарын файдалану кагыйдәләрен сакламаучылар бүгенге көндә күзәтелеп килә. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү, фаҗигаларны кисәтү максатын күздә тотып, Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе "Кар...

ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, кар чаналарын файдалану кагыйдәләрен сакламаучылар бүгенге көндә күзәтелеп килә. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү, фаҗигаларны кисәтү максатын күздә тотып, Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе "Кар чанасы - 2015" операциясе игълан итте. Әйтергә кирәк, бу операция республикада ел саен уздырыла һәм рейдларда ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре вәкилләре катнаша. Әлеге чара 19 гыйнварда башланды һәм ул 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чара барышында кар чаналары һәм карлы сазлыкта йөри ала торган мототранспортлар тикшереләчәк. Бигрәк тә аларның дәүләт теркәлүе, техник карау үтүе һәм йөртүчесе таныклыгының тиешле категориягә туры килүе игътибарга алыначак. Закон бозучыларга карата административ эш кузгатылачак. Мәсәлән, йөртү таныклыгы булмаган йөртүчегә штраф суммасы 15 мең сумга кадәр җитә. Өстәвенә, машина штраф пунктына илтеп куелачак. Районда барысы 11 берәмлек бу төр техника теркәлү узган. Техниканы Гостехнадзор органнарында һичшиксез теркәү зарур. Кар чанасы тиешле таләпләр нигезендә елга бер тапкыр техник күзәтү узарга тиеш. Моннан тыш, әлеге техника белән идарә итүче кешенең А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу мәҗбүри. Моңа җиңел карарга ярамый. Чөнки ул кеше куркынычсызлыгы, кеше гомере белән бәйле. Төзек булмаган техника белән нинди генә куркыныч хәлләр килеп чыкмаска мөмкин.

Фото:http://www.activesport.tkspb.ru/its_interesting/dvuhtaktnye-snegohody

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев