Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендә узган утырышта җәмәгать урыннарында хокук бозуларны кисәтү, җәйге каникуллар чорында балалар иминлеген кайгырту кебек мөһим мәсьәләләр каралды.


(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов белдерүенчә, агымдагы елның соңгы җиде аенда җәмәгать урыннарында 12 хокук бозу очрагы теркәлгән. Соңгы вакытта янгын куркынычын кисәтүче җайланмаларны кыйммәт бәядән тәкъдип итеп, алдау очраклары да теркәлгән.
Коронавирус чире балаларның җәйге ялына да үзгәрешләр кертте. Башка еллардан аермалы буларак, быел исә балалар үзләренең ялларын күпчелек өйдә үткәрделәр.
“Балаларыбызның ялы тыныч, имин узды. Укытучылар укучылар, әти-әниләр белән даими элемтәдә торып, хәвефсезлеген кайгыртып, мәшгульлекләре белән кызыксынып тордылар. Төрле онлайн акцияләр, чаралар уздырдылар”, - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасры Алсу Алиуллина. 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев