Районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы узды
Анда төрле өлкә җитәкчеләре һәм белгечләре дә катнашты.
(13 август, “Апастово-информ”).
Утырышта агымдагы елның беренче яртыеллыгында районда вазифалы затлар тарафыннан кылынган ришвәтчелек һәм хокук бозу очраклары, федераль һәм республика субсидияләренең максатчан тотылышын контрольдә тоту, яшьләр арасында кисәтү-аңлатма чараларын тагын да җәелдерү, муниципаль хезмәттә закончалыкларның үтәлеше һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев алып барды. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Булат Гатиятуллин комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Киләсе утырышка сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелек очракларын кисәтү буенча барган эшчәнлеккә басым ясау бурычы куелды. Балаларга яшьтән үк ришвәтчелек төшенчәләре, аның билгеләре һәм аяныч нәтиҗәләре турында күбрәк аңлатырга кирәклеге турында да әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев