Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Кышкы каникуллар” профилактика чарасы башланды

Балаларның юлларда, транспортта имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чара 23 декабрьдән яңа елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итә.

(27 декабрь, “Апастово-информ”).


2021 елның 11 аенда республика юлларында 422 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 45се төрле тән җәрәхәте алган. Бигрәк тә аларны автобусларда пассажирлар буларак йөрткәндә аварияләрнең артуы борчылу тудыра. Әлеге бәхетсезлек очраклары 12 баларның үлеменә китергән.
“Юлларда хәл кискенләшү сәбәпле һәм балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау максатыннан, чара барышында балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Көн кыскару, һава шартлары начарлану сәбәпле, ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм уяу булырга, яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнәрдән йөрергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев