Районда палаткалы лагерь эшли башлады
“Зөя” ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә ачылган “Яшь десантчы” лагеренда беренче сменада 75 бала ял итә.
(21июнь, “Апастово-информ”).
Беренче смена 7 көн дәвам итәчәк. Барлыгы 6 смена оештырылачак. Лагерьда яшь апаслылар белән бергә Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан районнарыннан килгән балалар да ял итә.
-Лагерь эшчәнлеге патриотик тәрбия бирү юнәлешендә алып барылачак. Балалар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырылачак. Хезмәткәрләр, укытучылар бар да үз эшләренең осталары, - дип белдерде районның яшьләр ше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов.
“Яшь десантчы” лагеры тантаналы төстә ачылды. Балаларны җитәкчеләр, тәрбиячеләр сәламләп, күңелле яллар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев